+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Тук юлчының юлы такыр!

Быел Башкортстан Республикасында ил Президенты тарафыннан булдырылган "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 450 юл яны сервисы объекты төзү һәм шул ук санда модернизацияләү планлаштырыла.

Тук юлчының юлы такыр!Тук юлчының юлы такыр!
Тук юлчының юлы такыр!

- Юл буендагы сервис буенча без 2020 елдан бирле актив эш алып барабыз. Былтыр Башкортстанда 304 яңа юл яны сервисы объекты сафка кертелде һәм 307се модернизацияләнде, – дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Бүген Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә 4,5 млрд сумнан артык инвестицияләр белән 44 проект кертелгән. Быел без темпларны тагын да арттырырга һәм 450 юл буе сервисы объектларын сафка кертергә, шул ук санда модернизацияләргә планлаштырабыз.

2020 елдан башлап, гомум файдаланудагы автомобиль юллары буенда урнашкан объектларда юл хәрәкәтендә катнашучыларга бирелә торган сервисның сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән актив эш алып барыла.

- Юл буендагы сервисны үстерү - безнең өстенлекле бурычларның берсе. Хәзер сәяхәтчеләрнең кыска автомобиль сәяхәтләренә кызыксынуы арта, һәм автотуризм бездә популяр. Ә без, кунакчыл төбәк буларак, туризм үсешенең бер факторы - юлчыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү икәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә юл буендагы инфраструктураны үстерү бик мөһим: болар - автозаправка станцияләре, кунакханәләр, кемпинглар, җәмәгать туклануы пунктлары, – дип билгеләп үтте Алексей Гусев. - Әлеге өлкәне үстерү мәсьәләсен хәл итүгә без системалы якын килдек һәм эшебезнең барлык төп юнәлешләрен республика юл буе сервисын үстерү концепциясенә салдык, ул төбәк Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.

Мәсәлән, 2020 елдан, юл яны сервисын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру чорында, 5,5 млрд сумнан артык инвестицияләр күләме белән 544 яңа объект сафка кертелгән һәм 1,2 млрд сумга якын инвестицияләр күләме белән 581 объект модернизацияләнгән.

Концепция кысаларында эшнең бер юнәлеше - дәүләт ярдәме чараларын арттыру.

– Юл буендагы сервис өлкәсендәге объектларга инвестицияләр кертүче эшкуарлар дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итә ала. Мәсәлән, җир кишәрлеген сату-алусыз гына арендага бирү һәм салым ташламалары алу һәм транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплатуга субсидия алу, - дип төгәлләде Алексей Гусев.

Җир банкын формалаштыру, инвестиция проектларын тулысынча озата бару, эшкуарлар белән гамәлдәге объектларны модернизацияләү буенча эшләр үткәрү, милли айдентиканы кулланып, стилистик чишелешләр дә Концепция кысаларындагы эшнең мөһим юнәлешләре.

Хәзерге вакытта 100дән артык инвестиция проекты эшли, аларның гомум инвестицияләр күләме - 11 млрд сум тирәсе.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас