+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәдәни багланышлар Уфада ныгый

Башкалада 10-11 мартта “Арт-Корылтай” форумы узды.

Мәдәни багланышлар Уфада ныгыйМәдәни багланышлар Уфада ныгый
Мәдәни багланышлар Уфада ныгый


Форум Башкортстан башкаласында 2021 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул Русия мәдәнияте өлкәсендә стратегик карарлар кабул итү максатыннан һөнәри үсеш киңлеген формалаштыруга һәм иң яхшы практикалар белән алмашуга юнәлтелгән һәм илдә иң эре дискуссия мәйданчыкларының берсе булып тора.

IV “АРТ-Корылтай” эшендә илебезнең күренекле мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
“АРТ-Корылтай” мәдәни форумына стартны Мәскәү сәнгать театры директоры, Русиянең халык артисты, Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Константин Хабенский бирде. Ул урыс драма театрында Уфа сәнгать институтының театр факультеты студентлары, Башкортстан театрларының яшь актерлары һәм Уфа иҗади үсеш студиясе тәрбияләнүчеләре өчен остаханә үткәрде.
Форумның беренче көненә йомгак ясап, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова болай диде: “Без Беларусь, Абхазия, Үзбәкстан, Казахстан, федераль үзәк һәм Русия төбәкләреннән килгән кунакларны каршы алдык. Аларның кайберләре Республика халык иҗаты үзәгенең “Җан карашы” инклюзив театрының “Сугыш балалары” спектаклендә дә катнашты. 2024 елны Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы” дип игълан итте, һәм артистларның бу составы кешенең мөмкинлекләре чиксез булуын күрсәтә”.
Форумның икенче көнен секцияләр эше һәм пленар утырыш дәвам итте. Кичен исә А. П. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры артистлары “Дом” спектаклен күрсәтте.

Фото: Динар Кәлимуллин


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас