Биш ел эчендә проект кысаларында төбәктә 24 объект кулланылышка кертелгән. Башкортстан Хөкүмәтендә искәртүләренчә, программа кысаларында федераль акчаларны җәлеп итү буенча республика - лидер төбәк. Финанслау күләме 20 миллиард сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан 13 миллиард сум бүленгән.
Ә агымдагы елда программа буенча башкаланың Ленин районында - Затон-Восточный канализация насос станциясе һәм канализация коллекторы, Киров, Ленин һәм Дим районнарында - суүткәргеч, ә Дим, Октябрь, Ленин һәм башка районнарда яңа юллар төзелә. Әлеге инфраструктураны эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә 1,18 миллион квадрат метр торакны кулланылышка кертү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Фото: bashinform.ru