Проект кысаларында Башкортстанның Баймак, Благовещен, Дәүләкән, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләре чикләрендә урнашкан 5 санкцияләнмәгән каты коммуналь калдыклар чүплеге юк ителгән.
Бу максатларга 2 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Быел Күмертау шәһәрендәге чүплекне бетерү буенча барлык эшләр тәмамланырга тиеш. Нәтиҗәдә, 468 мең кешенең тормыш сыйфаты яхшырачак.
Фото: bashinform.ru