Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында уза.
Быел Башкортстанда тавыш бирүгә 216 объект тәкъдим ителәчәк. Алардан 120 иҗтимагый территория сайлап алыначак. Шәһәрләрдә һәм районнарда игълан ителгән объектлар саны төрле: икедән алтыга кадәр. Уфада алар - 18. Тавыш бирү пунктларында волонтерлар эшли, алар халыкка теге яки бу территорияне сайларга ярдәм итәчәк. Төбәктә барлыгы 16 меңгә якын ирекле эшли. Волонтерлар эшли торган пунктларның адреслары сайтта урнаштырылган: Национальныепроекты.РФ.
Фото: Башинформ