+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Олимпиада чын бәйрәм бүләк итте!

Калтасы районында беренче тапкыр хакимият башлыгы кубогына математика буенча олимпиада узды.

Олимпиада чын бәйрәм бүләк итте!Олимпиада чын бәйрәм бүләк итте!
Олимпиада чын бәйрәм бүләк итте!
“Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында район тарихында беренче тапкыр Калтасы районы хакимияте башлыгы кубогына математика буенча олимпиада оештырылды. Ул 14 мартта - Халыкара “Пи” көнендә узды. Бу көнне уку йортларында серле “Пи” саны турында лекцияләр укырга һәм математика фәненә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

Олимпиадада районның гомуми белем бирү оешмаларының 2-5нче сыйныф укучылары катнашты. 109 бала үзләренең сәләтләрен стандарт булмаган мәсьәләләрне чишүдә сынап карарга теләде. 28 кыз һәм малай, үз яшь төркемнәрендә кирәкле балл җыеп, җиңүче һәм призер булды. Краснохолмның 2нче урта мәктәбе командасы гомум зачетта җиңүче дип танылды.

"Барлык нәтиҗәләрне ясап, олимпиада анда катнашучыларга чын бәйрәм бүләк итеп, математиканы өйрәнүгә зур өлеш кертте дип ышаныч белән әйтергә була", — дип билгеләп үтте Калтасы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Альбина Зинурова.

Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас