+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшь шигырь укучылар осталык күрсәтте

Федоровка районында “Тере классика" Бөтенрусия конкурсының муниципаль этабы узды.

Яшь шигырь укучылар осталык күрсәттеЯшь шигырь укучылар осталык күрсәтте
Яшь шигырь укучылар осталык күрсәтте
Балалар һәм яшьләрнең сәләтен һәм талантын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү системасында төп юнәлешләрнең берсе — аларның төрле конкурсларда катнашуы. Бу чара “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча “Һәр баланың уңышы” федераль проектының максатларына ирешүнең мөһим юнәлеше булып тора.

Федоровканың 1нче мәктәбе базасында «Тере классика-2024» Бөтенрусия яшь шигырь сөйләүчеләр конкурсының муниципаль этабы узды. "Тере классика" — Русиядә балалар арасында укуны популярлаштыру буенча иң масштаблы проект. Конкурсны «Тере классика» фонды оештыра.

Конкурста районның 7 мәктәбеннән 18 укучы катнашты. Ике сәгать дәвамында балалар Ватан һәм чит ил язучыларының яраткан әсәрләреннән өзекләрне аңлаешлы итеп сөйли белүен күрсәтте. Алар таныш текстларны яңача күрсәтә белде, классиканың өлкән буын кешеләренә генә түгел, ә хәзерге үсмерләргә дә актуаль һәм мавыктыргыч булуын күрсәтте. Муниципаль этапта җиңүчеләрне мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләделәр.

«Яшь шигырь укучыларның “Тере классика» Бөтенрусия конкурсының муниципаль этабы — мәктәп укучылары алдында искиткеч әдәбият дөньясын ача, иҗади сәләтләрен үстерергә һәм классик әсәрләргә мәхәббәт уятырга ярдәм итә торган чара", — дип белдерде укытучы Наталья Дегтярева.

Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас