+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Халык мондый ярдәмгә шат

Ил Президенты тарафыннан булдырылган "Сәламәтлек саклау" проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төпкел авылларга да медицина хезмәтләндерүе барып җитә.

Халык мондый ярдәмгә шатХалык мондый ярдәмгә шат
Халык мондый ярдәмгә шат

Аскын районының Яңа Багазы авылында әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Яңа ФАП бинасында халыкка планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бар нәрсә бар.

"Фельдшер-акушерлык пункты Яңа Багазы авылы халкына хезмәт күрсәтә, ә бу - 200дән артык кеше. Хәзер халык диспансерлаштыру уза, вакциналар ала һәм яшәү урыныннан ерак булмаган яңа бинада беренчел медицина-санитар ярдәм күрә алачак", - дип билгеләп үтте Аскын дәваханәсенең баш табибы Вадим Галәветдинов.

«Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты - халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас