+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нәһретдиндә хәзер заманча медицина!

Караидел районының бу авылы халкы әлеге вакыйганы күптән көтте.

Нәһретдиндә хәзер заманча медицина!Нәһретдиндә хәзер заманча медицина!
Нәһретдиндә хәзер заманча медицина!
Ил Президенты тарафыннан булдырылган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Караидел районының Нәһретдин авылында төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына бөтен авыл халкы җыелды. Бу вакыйганы биредә яшәүчеләр һәм күрше Янбатыр авыллары халкы, чыннан да, бик көткән иде.

Ә инде үзенең изге һөнәри бурычларын үтәүне яңа шартларда дәвам итәчәк фельдшер, зур тәҗрибәгә ия Лилия Гаетгалинаның шатлыгының чиге юк. Хәзер аңа пациентлар белән бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып эшләр өчен биредә портатив электрокардиограф, дефибриллятор, электр стерилизаторы, кислород ингаляторы, кандагы шикәр һәм гемоглобин дәрәҗәсен ачыклаучы анализатор, шулай ук холестерин микъдарын күрсәтүче экспресс-анализатор, спирометр һәм башка җиһазлар бар. Әлеге мөмкинлекләр ярдәмендә урындагы халык биредә квалификацияле медицина ярдәме ала, төрле чирләргә диагностика үтә һәм дәвалана, шулай ук профилактик караулар үтә алачак. Бу исә республиканың ерак авылларында да халыкны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итүгә тоемлы өлеш кертәчәк.

Автоном җылыту, җылы һәм салкын су тәэминаты системасы булдырылган яңа ФАПта таләп ителүче барлык санитар-эпидемиологик нормалар тиешенчә үтәлгән.
Әлеге вакыйга республика Башлыгы Радий Хәбировның игътибарыннан да читтә калмады. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә ул шул ук көнне түбәндәге эчтәлекле пост урнаштырды:
“Башкортстанның Караидел районы Нәһретдин авылында яңа фельдшер-акушерлек пункты ачылды. Аны “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзү мөмкин булды. Мондый уңайлы, җылы, кирәкле бөтен нәрсә һәм коммуникацияләр белән җиһазландырылган ФАПларны без соңгы биш елда 334не төзедек. Иске һәм тузган, заманча шартларга яраклаштырылмаган биналарда урнашкан пунктларны тулысынча алмаштыру һәм моңа кадәр бөтенләй булмаган торак пунктларда яңаларын ачу максатында без бу эшебезне арытаба да дәвам итәчәкбез.

Әлеге мәсьәләне, нигездә, тиз төзелүче, модульле конструкцияләр исәбенә хәл итәргә тырышабыз. 2023 елда без 84 ФАП, 9 табиблык амбулаториясе, гомум практика табиблары өчен 5 офис сатып алдык һәм урнаштырдык. Быелга планнарда – янә 107 ФАП, 1 участок дәваханәсе, 19 амбулатория һәм 4 офис ачу.
Шунысын да билгеләп үтәм: Башкортстан – фельдшер-акушерлык пунктлары саны буенча илдә лидер, бездә алар 2 меңнән артык, шуларның 96 проценты санлаштырылган. Бу – фельдшерлар урында ук больничныйлар ача, ташламалы электрон рецептлар яза, телемедицина консультацияләре үткәрә, ЭКГ төшерә ала дигән сүз, соңгысын исә республиканың Йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәге белгечләре онлайн-режимда күрә, “укый” алачак”.

Зилә ЗАКИРОВА,
район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас