+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа аппарат кайтты

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында, Калтасы районының Краснохолмский авылы поликлиникасы заманча флюорограф алган.

Яңа аппарат кайттыЯңа аппарат кайтты
Яңа аппарат кайтты

Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

"Заманча флюорография аппараты сыйфатлы сурәтләрне хәвефсез һәм тиз ясарга мөмкинлек бирә. Хәзер 12 меңнән артык кеше яңа җиһазлар белән тикшерелә ала", - дип ассызыклады табиб-рентгенолог Эльмира Дәүләтова.

Флюорография - үпкә авыруларын, беренче чиратта, яман шеш һәм туберкулезны рентгенологик тикшерүнең диагностик процедурасы. Аның ярдәмендә аларны иртә стадиядә, симптомнар әле күренмәгәндә, ачыкларга мөмкин. Аларны ачыклау өчен тикшерүне елына бер тапкыр үткәрергә киңәш ителә, дип аңлатты белгечләр.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас