+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чит илгә агач экспортлау дәвам итәчәк

Башкортстанда урман эшкәртү комплексы үз продукциясенең экспорт күләмнәрен саклап калуын дәвам итә, дип белдерделәр "Россельхознадзор"ның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чит илгә агач экспортлау дәвам итәчәкЧит илгә агач экспортлау дәвам итәчәк
Чит илгә агач экспортлау дәвам итәчәк

Быел ике айда күзәтчелек ведомствосы тарафыннан җиде илгә - Азәрбайҗанга, Вьетнамга, Грузиягә, Казахстанга, Кыргызстанга, Төркмәнстанга һәм Үзбәкстанга экспорт өчен пиломатериалларга 199 фитосанитар сертификат рәсмиләштерелгән.

«Агачларның ылыслы һәм яфраклы төрләре продукциясенең 8667 кубометры тикшерелде. Агачтан ясалган эшләнмәләр үрнәкләре "Россельхознадзор"ның карамагындагы карантин объектлары булуга Башкортстан сынау лабораториясендә тикшерелде. Куркыныч карантин организмнарны тикшерү нәтиҗәләре буенча, продукция үрнәкләре импортер илләр таләпләренә туры килә", - дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез: Русия Президенты тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының максаты - 2030 елга чимал булмаган энергетик товарлар экспортын, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 70 процентка үстерүне тәэмин итү.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас