+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Үсеш ноктасы”нда дәресләр кызыклы үтә

Тәтешле укучылары Бөтендөнья Җир көнен билгеләде.

“Үсеш ноктасы”нда дәресләр кызыклы үтә“Үсеш ноктасы”нда дәресләр кызыклы үтә
“Үсеш ноктасы”нда дәресләр кызыклы үтә
Тәтешле районының Яңа Тәтешле мәктәбе каршындагы "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәгендә 5нче сыйныф укучылары белән ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Бөтендөнья Җир көненә багышланган тематик дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты — табигать турында белемне киңәйтү һәм ныгыту, табигатьне саклау һәм ярату омтылышын тәрбияләү, балаларда табигатькә сакчыл, җаваплы мөнәсәбәт хисе формалаштыру.

Дәрес "Безнең планета" презентациясен һәм «Малай һәм Җир» мультфильмын караудан башланды. Балалар планетаның матурлыгын, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының гаҗәеп бай булуын күреп кенә калмады, шулай ук планетаның ничек пычрануы, ни өчен тереклекләрнең үлүен һәм кешеләр Җирнең матурлыгын сакларга ничек ярдәм итә алуын да белде.

"Планетаны ничек коткарырга?" дигән сөйләшүләрдә балалар бер-берсенә планетабызны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Уеннар аша алар күп кенә яңа экологик һөнәрләр белән танышты. Шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

"Җир көне - балалар белән экология, планетабызны ничек сакларга кирәклеге һәм моның өчен һәр кеше үзе нәрсә эшли алуы турында сөйләшү өчен яхшы сәбәп. Ул чиста су, җир һәм һава бәйрәме булды", - дип билгеләп үтте "Үсеш ноктасы" үзәге кураторы Ангелина Садиева.

Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас