2021 елның 1 сентябреннән Стәрлетамак шәһәренең мәдәният учреждениеләрендә «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру башланды. Бүген 7 муниципаль мәдәният учреждениесе 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр өчен чаралар оештыра һәм үткәрә. Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Стәрлетамакта 14-22 яшьлекләр саны 17 276 кеше тәшкил итә. "Пушкин картасы”н 12 361 яшь кеше рәсмиләштергән. Узган елда мәдәни-ял итү учреждениеләре тарафыннан —17 меңнән артык, ә 2022 елда 15 мең билет сатылган. Билет сату санының 16,6 процентка артуы күзәтелә.
«Пушкин картасы» буенча Стәрлетамакта Үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалларында балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы һәм төрле осталык дәресләренә, уен программаларына, урыс драма һәм театр-концерт берләшмәсенә спектакльләргә барырга мөмкин. Шулай ук төрле концертлар, шәһәр Мәдәният сараенда чаралар, картиналар галереясында һәм Тарих-туган якны өйрәнү музеенда күргәзмәләр уза. «Пушкин картасы» буенча үз осталык дәресләрен Балалар сәнгать мәктәбе, 1нче һәм 3нче балалар музыка мәктәпләре, Сәнгать мәктәбе һәм Креатив индустрияләр мәктәбе үткәрә.
Фото: contenta.info