+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Заман авазы" җиңүчеләре билгеле

Бүген башкорт, урыс һәм татар телләрендә язучы профессиональ язучылар арасында патриотик әсәрләр иҗат итүгә конкурс нәтиҗәләре игълан ителде.

"Заман авазы" җиңүчеләре билгеле
"Заман авазы" җиңүчеләре билгеле


Конкурс Русия Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында  Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары Фонды ярдәме белән үткәрелде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Башкорт дәүләт университетының - хәзерге вакытта Уфа фән һәм технологияләр университетының төп корпусында узды.
Республика Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасы Башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча советы әгъзасы Айгиз Баймөхәммәтов әйткәнчә: «Бу урын очраклы сайланмаган, чөнки Башкортстан Язучылар берлегенең өч йөз әгъзасыннан яртысыннан күбрәге Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Безнең югары уку йортын тәмамлаган күп кенә язучылар үзләрен Бөек Ватан сугышы елларында һәм тыныч вакытта геройлар итеп күрсәттеләр. Шулай итеп, башкорт әдәбияты классигы шагыйрь-фронтовик Мостай Кәрим Социалистик Хезмәт Герое була. Ә шул ук югары уку йортын тәмамлаган Зөбәй Үтәгулов үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була».
Лауреатларны котладылар: Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасы Башлыгының патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Уфа фән һәм технологияләр университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Валентин Солодовник, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының Грантлар фонды генеральный директоры Люция Сәйфуллина.
Җиңүчеләр һәм лауреатлар үз әсәрләрен бастыру өчен сертификатлар алды.
Шулай ук ун җиңүченең патриотик әсәрләре аерым китап булып басылачак.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: