+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Көнчыгыш юлы"ннан йөрү ничә сум булачак?

Түләүләр төрлечә булачак.

"Көнчыгыш юлы"ннан йөрү ничә сум булачак?
"Көнчыгыш юлы"ннан йөрү ничә сум булачак?

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Уфадан "Көнчыгыш юлы"нда йөрү бәясенең ничек түләячәген аңлаттылар.

"Көнчыгыш чыгу юлы буйлап йөрү юл участокларына бүленмичә бер тапкыр түләнәчәк. Машина йөртүчеләр "Федоровка - Шакша" автомобиль юлы белән транспорт чишелеше арасында урнашкан һәм Агыйдел күпере аша чыгу өчен түләү пунктында түли ала", - дип хәбәр иттеләр төбәкнең Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Юл йөрү өчен акча белән дә, банк картасы белән дә түләргә мөмкин булачак. Моннан тыш, хәзер автомобильнең тәрәзәсендә беркетеләчәк һәм акчаларны шәхси счеттан күчерү юлы белән транспортның автомат түләвен тәэмин итәчәк транспондерны куллану мәсьәләсе эшләнә.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельгә кадәр Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы барысы өчен дә бушлай. Аннары җиңел машиналар өчен көндезге вакытта йөрү бәясе 100 сум тәшкил итәчәк, төнлә - 00.30дан 05.30га кадәр - 20 сум, йөк машиналары өчен - 250 сум һәм 50 сум.

Башкортстанда хәзер Русия Президенты башлангычы нигезендә "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты ярдәме белән гамәлгә ашырылган Көнчыгыш чыгу буенча гражданнарның аерым категорияләренә ташламалар бирү буенча чаралар әзерләнә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: