+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төзекләндерү буенча без - беренче урында!

Откан грантларның гомум суммасы 2,24 миллиард сум тәшкил итте, ягъни елына якынча 400-500 миллион сум.

Төзекләндерү буенча без - беренче урында!
Төзекләндерү буенча без - беренче урында!

Былтыр Башкортстанда төрле программалар буенча 7 миллиард сумга 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән, дип хәбәр итте Русия Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" проекты һәм "Уңайлы шәһәр мохите" проекты буенча эксперт советы утырышында республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Арсланбәк Хәйдәров. Бу сумманың 6,4 миллиард сумы - федераль акчадан, 131,8 миллион сумы республика бюджетыннан җибәрелгән, 344 миллион сумы - муниципалитетларның үз акчалары.

Соңгы елларда республикада төп төзекләндерү программасы буенча - «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектына ярашлы 123 территория төзекләндерелгән, шул исәптән 36 парк, 9 яр буе, 15 мәйдан, 17 җәяүлеләр зонасы һәм аллея.

Башкортстанның шәһәрләрне үстерү институты директоры Ольга Сарапулова соңгы биш елда республиканың Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү буенча Бөтенрусия конкурсында катнашу буенча лидер булуын билгеләп үтте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: