+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанның агач продукциясе чит илләргә озатыла

Президент башлангычы белән гамәлгә кертелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Әфганстанга быел беренче пиломатериаллар партиясен экспортлады.

Башкортстанның агач продукциясе чит илләргә озатылаБашкортстанның агач продукциясе чит илләргә озатыла
Башкортстанның агач продукциясе чит илләргә озатыла

Проект кысаларында Әфганстанга Белорет районыннан 240 кубометрдан артык агач җибәрелгән.

- Экспертиза нәтиҗәләре буенча товарда карантин организмнары ачыкланмаган, озатылган барлык продукция Әфганстанның фитосанитар таләпләренә туры килә, - дип ассызыкладылар “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Белорет предприятиесе Азәрбайҗанга, Казахстанга, Кыргызстанга һәм Үзбәкстанга 2,3 мең кубометр агач материаллары экспортлаган. Барлыгы 57 партия. Сүз, аерым алганда, борыс, шулай ук эшкәртелмәгән такталар турында бара.

Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максатлы программасы кысаларында ил Президенты тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга энергетик булмаган товарлар экспортының, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас