+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юлында

Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектының 168нче катнашучысы булып «УФАХИМКОМПЛЕКТ» компаниясе тора, ул 1994 елдан сәнәгатьнең төрле тармакларында лаборатория җиһазлары өчен химик чимал, реактивлар, чыгымнар һәм башкалар китерү белән шөгыльләнә.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юлында
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юлында
Алты ай дәвамында предприятиедә Башкортстанның төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) экспертлары эшләячәк. Аларның бурычы-хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектын гамәлгә ашыруда методик һәм практик ярдәм күрсәтү. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- Башкортстан Хөкүмәте «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга зур әһәмият бирә. Программада катнашучылар өчен финанс субсидияләрен, салым ташламаларын һәм экспертлар консультацияләрен үз эченә алган ярдәм чаралары системасы эшләнгән. Сакчыл җитештерү принципларын кертү проектта катнашучы предприятиеләрдә эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен төп корал булып тора, - диде Рөстәм Моратов.

РЦК экспертлары «УФАХИМКОМПЛЕКТ»ка агымдагы җитештерү процессларын диагностикалауны үткәрергә, җитешмәгән урыннарны ачыкларга һәм аларны бетерү буенча чаралар планын эшләргә ярдәм итәчәк. Предприятиедә сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү буенча барлык чараларны координацияләячәк эшче төркем булдырылачак. Анда компания җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук төп җитештерү бүлекчәләре хезмәткәрләре керәчәк.

Хәзерге вакытта компания хезмәткәрләре сакчыл җитештерүнең төп методикаларын үзләштерә, укыту тренинглары уза. Аннары эталон участогы сайланачак, анда гомумдәүләт проекты кысаларында оптимальләштерү узачак. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча «УФАХИМКОМПЛЕКТ» җәмгыяте хезмәт җитештерүчәнлеген кимендә 5%ка арттырырга өметләнә.

Проектта катнашырга теләгән компанияләр а https://производительность.рф/ платформасында гариза бирә яки РКЦга +7(347)246-83-65, +79279306779 телефоннаы буенча шалтырата ала.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: