+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Музыка мәктәпләрендә - яңа җиһазларлар!

Ил Президенты тарафыннан булдырылган «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның балалар музыка мәктәпләре өчен яңа уен кораллары һәм җиһазлар кайтарылачак. Бу хакта башкала мэриясендә хәбәр иттеләр.

Музыка мәктәпләрендә - яңа җиһазларлар!Музыка мәктәпләрендә - яңа җиһазларлар!
Музыка мәктәпләрендә - яңа җиһазларлар!

Уен коралларын һәм җиһазларны яңартуга 1нче, шулай ук 4, 10, 13, 14 һәм 15нче балалар музыка мәктәпләре субсидияләр алды. Финанслау федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан бүлеп бирелгән.

- Федераль финанс ярдәме белән ел саен безнең балалар музыка мәктәпләрендә уен кораллары һәм җиһазлар яңартыла. Бу укучыларга һәм педагогларга осталык дәрәҗәсен күтәрергә, фестивальләрдә һәм конкурсларда яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үттеләр Уфа хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәсендә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас