Модульле ФАПлар Куштирәк һәм Юлтимер авылларында пәйда булды. Анда фельдшер кабинеты, шулай ук авыруларны карау, процедура, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, персонал өчен бүлмәләр урнашкан. Бинага барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән, Интернет бар.
Куштирәктәге ФАПның "хуҗабикәсе" - 20 еллык стажы булган фельдшер Гөлназ Газизова. Ул Куштирәк һәм Яңа Саскүл авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтә, биредә 370 кеше (шул исәптән 35 бала) яши.
Юлтимер һәм Михайловка авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлеге өчен тәҗрибәле фельшер-акушерка Сәрия Хәйдәрова җаваплы, аның карамагында - 314 кеше.
Фото: национальныепроекты.рф