+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфага Санкт-Петербург театры килә

11-12 апрельдә Русия милли драма театрының (Александра театры) Уфада зур гастрольләре узачак.

Уфага Санкт-Петербург театры киләУфага Санкт-Петербург театры килә
Уфага Санкт-Петербург театры килә


Александра театрының Уфадагы гастрольләре беренче урыс профессиональ дәүләт театры тарихында икенче тапкыр гына уза.
Беренче тапкыр Александра театры Уфада үзенең спектакльләрен 2005 елның июнендә күрсәткән.
Александринкада "Литургия Zero" спектакленең премьерасы 2012 елның ноябрендә уза. Спектакль - Санкт-Петербургның "Алтын софит" югары театр премиясе лауреаты. Спектакльнең нигезенә Ф. М. Достоевскийның иң танылган әсәрләренең берсе - «Игрок» романы салынган.
Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә «Литургия Zero» спектакле Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узачак.

Фото: сайт БАШОПЕРА


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас