+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстан экспортерлары субсидияләр алачак

Президент башлангычы белән гамәлгә кертелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында 1 апрельдән төбәкнең Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы экспортка товарлар (продукция) ташу белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен экспортерларга республика бюджетыннан субсидия бирүгә гаризалар кабул итә башлады.

Башкортстан экспортерлары субсидияләр алачакБашкортстан экспортерлары субсидияләр алачак
Башкортстан экспортерлары субсидияләр алачак

"Агымдагы шартларда экспортерларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кирәк. Алынган субсидияләр аларга производстволарны алга таба үстерүгә һәм үз продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга ярдәм итәчәк", дип хәбәр итәләр Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Субсидия алуга гаризалар министрлык тарафыннан агымдагы елның 1 апреленнән программаны гамәлгә ашыруга тәкъдим ителгән акчаларны тулысынча үзләштергәнче кабул ителә.

Өстәмә мәгълүматы ведомство сайтында сылтама буенча белергә мөмкин

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас