+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ел башыннан - 57 ФАП гамәлдә!

Илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында ел башыннан Башкортстанда 57 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) файдалануга тапшырылган. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында яза.

Ел башыннан - 57 ФАП гамәлдә!Ел башыннан - 57 ФАП гамәлдә!
Ел башыннан - 57 ФАП гамәлдә!

Шулай итеп, беренче кварталда модульле 57 ФАП файдалануга тапшырылган. Аларның 18е медицина эшчәнлегенә лицензия алган һәм үз эшләрен башлаган.

"Алар - уңайлы һәм заманча медицина учреждениеләре, анда авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһаз да бар. Биредә процедура, прививка ясау һәм пациентны карау кабинетлары бар. Шулай ук , шулай ук авырулар өчен көтү урыны, санузел, персонал өчен бүлмәләр урнашкан. Бинага барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән, Интернет бар" - дип язган Айрат Рәхмәтуллин.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас