+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Көнчыгыш чыгу юлында чикләүләр кертелә

Уфада илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән Көнчыгыш чыгу юлында авырлык контроленең автомат күчмә пункты (АПВГК) урнаштырылды. Мондый пунктлар ярдәмендә "Ространснадзор" хезмәткәрләре чикләүләрне бозучыларны ачыклый ала.

Көнчыгыш чыгу юлында чикләүләр кертеләКөнчыгыш чыгу юлында чикләүләр кертелә
Көнчыгыш чыгу юлында чикләүләр кертелә

Исегезгә төшерәбез: бу елның 1-30 апрелендә зур йөк машиналары өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә. Ә җәйге чорда, агымдагы елның 1 июненнән 31 августына кадәр (һава температурасы 32 градустан югары булганда) авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә.

- Әлеге чаралар юлларны саклау һәм аларның җимерелүен булдырмау өчен кулланыла. Тыюны бозган өчен автомобильләрне штраф стоянкаларына күчерәчәкләр, ә вазыйфалы кешеләргә һәм юридик берәмлекләргә штрафлар язылачак. Исегезгә төшерәм, язгы юл өзеклеге чорында, ә җәй көне һаваның югары температурасында, юл полотносы артык авырлык йөкләнешләрендә җимерелә, – диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Күчмә комплекслар, шулай ук, Башкортстанның төбәк һәм муниципальара юлларында да эшләячәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас