+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Олимпия резервы мәктәпләренә спорт җиһазлары кайтарыла

Ил Президенты тарафыннан булдырылган «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елда төбәкнең Олимпия резервының 3 спорт мәктәбе өчен 15,5 миллион сумлык җиһазлар сатып алыначак. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгында хәбәр иттеләр.

Олимпия резервы мәктәпләренә спорт җиһазлары кайтарылаОлимпия резервы мәктәпләренә спорт җиһазлары кайтарыла
Олимпия резервы мәктәпләренә спорт җиһазлары кайтарыла

Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов республикада спорт мәктәпләрен җиһазландыру практикасының узган елдан гамәлдә булуын билгеләп үтте. Үткән елда Олимпия резервы балалар мәктәпләре өчен 15,3 миллион сумлык спорт җиһазлары, инвентарь һәм экипировка сатып алынган, шуларның 12,9 миллион сумы федераль бюджеттан кергән.

Башкортстанның биатлон буенча спорт мәктәбе пневматик винтовкалар, аларга патроннар, тимераяклар алган, байдарка һәм каноэларда ишү буенча мәктәпкә - көймәләр һәм тренажерлар, ә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд мәктәбенә тау чаңгылары кайтарылган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас