+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Биш ел эчендә - 153 миллиард сум!

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республикада юллар төзелеше турында сөйләде.

Биш ел эчендә - 153 миллиард сум!
Биш ел эчендә - 153 миллиард сум!
Биш ел эчендә Башкортстанның юл системасын үстерүгә 153 миллиард сум акча юнәлтелгән. Эш күләменең үсеш темплары ел саен 20 процентка арта. Мәсәлән, 2019 елдан республикада 8 мең километр автомобиль юлы һәм 9 мең метр күпер төзелгән, реконструкцияләнгән һәм ремонтланган. Бу хакта 4 апрельдә Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
— Уфа үзенең инфраструктура үсешендә моңарчы күрелмәгән адым ясады. Агыйдел елгасы аша уникаль күпер-вставка кертелде һәм Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелеше үзгәртеп корылды. Быел тарихи күпер, шулай ук Пугачев һәм Генерал Рыленко урамнары буенча хәрәкәт ачачакбыз. 400 метрдан артык озынлыктагы дүрт полосалы яңа юл үткәргеч Нагаев шоссесын бушатты. Республика тарихында иң масштаблы транспорт проекты булган Көнчыгыш чыгу юлында хәрәкәт ачылды. «Көньяк капка» проектын гамәлгә ашыру тулы көченә бара, Уфаның Көньяк урау юлы һәм Кузнецов затонындагы күпер аша чыгу урыны проектлана, - диде Андрей Назаров.
«Имин сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында биш ел эчендә 1,5 мең километрдан артык юл төзелгән, реконструкцияләнгән һәм ремонтланган. Эшләр терәк юл челтәренә кергән объектларда, туристлык урыннарына алып баручы трассаларда, кечкенә торак пунктларда, шулай ук зур авылларда һәм шәһәрләрдә халыкны транспорт белән тәэмин итүче юлларда башкарыла.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: