Бүген кече һәм урта эшкуарлык Башкортстан икътисадының алга этәрүче көче булып тора. Төбәктә бу өлкәдә 136 мең малтабар эшли. Алар саны буенча республика Идел буе федераль округында 2нче урында тора. Биш ел эчендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 7,5 процентка арткан.
- Узган елда кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменә 1 миллиард сумнан артык акча бүленде. Без эшкуарларның аерым категорияләренә ярдәм итүгә басым ясадык. 427 социаль һәм яшь эшкуарга 209 миллион сумлык грантлар бирелде. Биредә җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча без 2 ел рәттән илдә беренче урында торабыз, – дип сөйләде Андрей Назаров.
Спикер билгеләп үткәнчә, төбәктә кече һәм урта предприятиеләр саны үсешенең уңай динамикасын саклап калу мөһим. Бу эштә дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Фото: pravitelstvorb.ru