- Төбәктә туристлык инфраструктурасын үстерү - Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең өстенлекле бурычларыннан берсе. Әлеге максатларга ике ел эчендә 1,5 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде, бу туризм өлкәсен үстерүдә һәм төбәккә туристлар агымын арттыруда сизелерлек адым ясарга мөмкинлек бирде. Тулаем алганда, болар барысы да Русия Президенты Юлламасында бирелгән максатчан юнәлешкә ирешү өчен яхшы эш формалаштыра, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
- Төбәктә ике ел дәвамында 50 меңнән артык баланы үз эченә алган «Мәктәп туризмы» федераль программасы уңышлы тормышка ашырылды. Шулай ук 2020 елдан башлап Башкортстанда «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» проекты эшләп килә. Проектта катнашучылар саны 35 меңнән артык тәшкил итте. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар күләме 100 млн сумнан артып китте, - дип хәбәр итте Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Премьер-министр, шулай ук, билгеләп үткәнчә, геопарклар үсешенә зур этәргеч бирелде, бу максатларга 600 млн сумнан артык акча юнәлтелде. Әйтик, "Янгантау" ЮНЕСКОның халыкара глобаль геопарклары челтәренә кертелгәнилдә бердәнбер объект. Хәзерге вакытта "Торатау"га геопарк статусын бирү эше дәвам итә.
Фото: pravitelstvorb.ru