- «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы илдә иң яхшыларның берсе дип танылды. Аны гамәлгә ашыруның өч елында 120 мәдәният белгече торак шартларын яхшыртты. Бу максатларга 75 миллион сум акча юнәлтелде. Узган елдан субсидия күләме 2 тапкыр артып, 1 миллион сум тәшкил итте, – дип аңлатты Министрлар Кабинеты башлыгы.
Үз хәбәрендә ул, шулай ук, консолидацияләнгән финанслау ярдәмендә ирешелгән төп күрсәткечләргә дә игътибар итте. Узган ел йомгаклары буенча, мәдәниятне үстерүгә бюджет чыгымнары 14 миллиард сумнан артып китте. Бу 2022 дәрәҗәсеннән 13 процнетка диярлек күбрәк.