+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Афәрин, егетләр!

Башкортстанда һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнде.

Афәрин, егетләр!Афәрин, егетләр!
Афәрин, егетләр!
Чара "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Ярышларда 14 яшьтән башлап мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. 3 меңнән артык катнашучы төбәк территориясендә таләп ителгән 186 компетенция буенча үзләренең һөнәри осталыгын күрсәтте.

Кушнаренко авылының В.Д. Паширов исемендәге 1нче мәктәп укучылары Иван Бихе һәм Радмир Әхмәтнуров «Юниорлар» категориясендә «Сетевое һәм системное администрирование» компетенциясендә 2нче урын алдылар.

- Безнең егетләр 186 компетенция буенча ярышкан 3 мең катнашучы арасында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ә чемпионат үзе 78 мәйданчык базасында, шул исәптән республиканың гамәлдәге предприятиеләрендә узды. Иван белән Радмирны җиңүләре белән котлыйм һәм барлык өлкәләрдә дә яңа казанышлар телим, - дип билгеләп үтте Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас