Быел дәгъвачыларга 20 белем бирү программасы тәкъдим ителә.
Катнашу өчен «Русия эше» порталы аша, яки Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, профоринтологка барып, гариза бирергә кирәк. Бушлай укуны эшкә урнашу өчен дә, үз эшеңне ачу өчен дә үтәргә мөмкин.
Яңадан укырга, яки квалификациясен күтәрергә түбәндәге юнәлешләр буенча мөмкин: хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиесе администраторы, программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, дәүләт сатып алулары буенча белгеч, һөнәри нәтиҗәлелекне үстерү буенча белгеч.
Программада гражданнарның аерым категорияләре катнаша ала, алар арасында эшсезләр, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары, предприятиеләре эшчәнлеген туктатып тору турында белдергән хезмәткәрләр, СВО ветераннары һәм аларның гаиләләре.
Укулар башланганчы, дәгъвачылар үзләренең башлангыч белемнәренә, карьера максатларына, шулай ук төбәк хезмәт базары ихтыяҗына иң зур дәрәҗәдә җавап бирә торган программаны сайлап алу өчен һөнәри юнәлеш алалар.
«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында түләүсез уку Башкортстанда 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 2023 елда республикада укырга гариза биргән гражданнар саны 18390 кеше тәшкил итте, шуларның 6910ы аны уңышлы тәмамлады һәм квалификацияләрен күтәрде яки яңа һөнәр алды. Контроль күрсәткеч 247%ка үтәлгән. Эшкә урнашу дәрәҗәсе 72,3% тәшкил итә, 4995 кеше укыганнан соң эш таба яки үз эшен ача", - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры. Ленара Иванова.