+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урман янгыннарына әзер бул!

Президент указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проектының төп максатларының берсе - урман янгыннарыннан килгән зыянны киметү һәм аларны ачыкланганнан соң беренче тәүлек эчендә сүндерү.

Урман янгыннарына әзер бул!Урман янгыннарына әзер бул!
Урман янгыннарына әзер бул!

Чираттагы зона өйрәнүләре Белорет урманчылыгы территориясендә узды. Аларны үткәрүдә төбәкнең урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин катнашты.

Чара сценарие буенча, халыкның ут белән ваемсыз мөгамәләсе нәтиҗәсендә янгын чыккан. Ут 0,2 гектар мәйданлы урманны ялмап алган. Аңа каршы көрәшкә 12 берәмлек техника һәм 25 кеше җәлеп ителә. Өйрәнүләр вакытында республиканың өченче типтагы «Белорет» урман янгын сүндерү станциясе, шулай ук Белорет, Тирлән, Әүҗән, Инҗәр, Учалы, Архангель урман хуҗалыклары һәм урманчылыклары көчләре һәм чаралары катнашты.

Гомум тырышлык ярдәмендә шартлы урман янгынын оператив рәвештә сүндерү мөмкин булды. Укуларга йомгак ясаганда кешеләрнең һәм техниканың янгын хәвефе сезонына әзерлеге билгеләнде.

фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас