+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Ясалма интеллект өлкәсендә конкурс оештырыла

Инновацияләргә ярдәм фонды илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында «Старт - Ясалма интеллект-1» һәм «Старт - Ясалма интеллект-2» конкурслары буенча проектларны сайлап ала. Кемнәр катнаша ала?

Ясалма интеллект өлкәсендә конкурс оештырылаЯсалма интеллект өлкәсендә конкурс оештырыла
Ясалма интеллект өлкәсендә конкурс оештырыла

- Әлеге ике конкурста катнашу өчен коммерцияләштерү потенциалы зур булган үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләре нәтиҗәләрен кулланып, яңа продукция, технологияләр яки хезмәтләр җитештерүне үзләштерергә омтылучы гражданнар-инноваторлар һәм инновацион предприятиеләр чакырыла. Бу юлы кешенең когнитив функцияләрен имитацияләү өчен технологик карарлар гына хупланачак, – дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә (НИОКР) 8 миллион сумга кадәр грант ярдәме күрсәтеләчәк. Конкурсларда физик һәм юридик затлар, кече яки микропредприятиеләр катнаша ала. Катнашу өчен гаризаны fasie.ru сайтында бу елның 13 маена кадәр бирергә мөмкин.

фото: башньюс

Автор:Денис Таваев
Читайте нас