Оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, бу юлы конкурслар компьютер-электрон проектларын сайлап алуга юнәлтелгән, юнәлешләр арасында, шулай ук, интеллектуаль системалар, ясалма интеллект бар.
Әлеге ике конкурста катнашу өчен коммерцияләштерү потенциалы зур булган үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләре нәтиҗәләрен кулланып, яңа продукция, технологияләр яисә хезмәтләр җитештерүне үзләштерергә омтылучы гражданнар-инноваторлар һәм инновацион предприятиеләр чакырыла.
Бу юлы кешенең когнитив функцияләрен имитацияләү өчен технологик чишелешләр генә хупланачак, шул исәптән үз-үзеңне өйрәтү һәм алдан билгеләнгән алгоритмсыз чишелешләр эзләү. Ике конкурсның да шартлары белән танышырга мөмкин.
Эшләргә 8 миллион сумга кадәр грант ярдәме күрсәтеләчәк. Конкурсларда физик һәм юридик берәмлекләр, кече һәм микропредприятиеләр катнаша ала. Гаризаны 13 майга кадәр АС Фонд-М системасы аша fasie.ru сайтында тапшырырга мөмкин.