+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Сигез күпер ремонтланачак

Эшләр агымдагы елда тәмамланачак.

Сигез күпер ремонтланачакСигез күпер ремонтланачак
Сигез күпер ремонтланачак

Агымдагы сезонда Башкортстанда ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 8 күпер ремонтланачак, дип хәбәр итә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Аларның гомум озынлыгы 419 метрдан артык тәшкил итә. Эшләр Белорет, Салават, Мишкә, Туймазы, Тәтешле районнарында башкарылачак. Күперләрне ремонтлауга 225 миллион сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.

"Бу күперләр торак пунктлар арасында транспорт элемтәсен, шулай ук туристлык объектларына юлны тәэмин итә. Шуңа күрә аларны норматив хәлгә китерү мөһим», — диде министр Александр Клебанов.

Барлык объектлар да быел ремонтланачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас