Калинин урамыннан Салават Юлаев бульварына кадәр 620 метр озынлыктагы участокта подрядчылар борт ташларын демонтажлый һәм яңа бордюрлар урнаштыра.
- Бу юл социаль әһәмиятле объектларга баруны тәэмин итә. Ленин урамының әлеге участогы янында дүрт балалар бакчасы, шулай ук ике мәктәп урнашкан. Монда җәмәгать транспорты йөри. Шуңа күрә әлеге урамны ремонтлау бик мөһим, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Борт ташларын алмаштырганнан соң, юлчылар асфальт-бетон япманы яңартачак һәм юл билгеләре куячак, шулай ук тротуарлар төзиячәк. Барлык эшләрнең бәясе 27 миллион сум тәшкил итә. Юлның әлеге участогын ремонтлауны июнь уртасына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru