+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тырышлык уңай нәтиҗә бирә

Башкортстанда 5 ел эчендә 77 мең гектардан артык мәйданда урманнар тергезелгән. Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның 8нче утырышында Премьер-министр Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча чыгышында ел саен утыртыла торган урман мәйданнары буенча республиканың урманчылык тармагында алдынгы позициясен билгеләп үтте.

Тырышлык уңай нәтиҗә бирә
Тырышлык уңай нәтиҗә бирә
– Без урманнарны тергезү белән системалы рәвештә шөгыльләнәбез. Узган елда тергезелгән урманнар мәйданы киселгән күләмнән 12,5 процентка артып киткән. Гомумән алганда, биш ел эчендә 77 мең гектардан артык территориядә урманны тергезү чаралары уздырылды. Утыртылган урман мәйданы буенча без – ел саен үзебезнең федераль округта лидер, – диде Министрлар Кабинеты башлыгы.

2019 елдан республикада урманнарны саклау балансын тәэмин итү буенча максатлы күрсәткечләргә алдынгы темплар белән ирешелә. Узган елда 15,6 мең гектар мәйданда урманны тергезү чаралары үткәрелгән, 13,8 мең гектарда агач кисү эшләре башкарылган.

– Республикада ясалма урман тергезү өлеше Русия Федерациясе төбәкләре арасында иң югарыларның берсе булып тора. Әгәр Русия буенча бу уртача 20 процент тирәсе булса, безнең республикада 40 процент. Узган елда 6,3 мең гектардан артык урман культуралары утыртылды, – диде республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

2022 елдан башлап ясалма урман тергезү эшләренең 20 проценты ябык тамыр системалы агач үсенетеләрен кулланып башкарылырга тиеш. Республика буенча әлеге таләпләр шулай ук үтәлде, ябык тамыр системалы агач үсенетеләре 1364 гектарда яисә планга карата 112 процент мәйданда утыртылды.

Агымдагы урман культуралары сезонында 50 миллион данә агач үсентесе үстерелгән, шул исәптән ябык тамыр системалысы – 3,5 миллион данә. Моның өчен урман хуҗалыкларында 64 урман питомнигы һәм 65 теплица төзелгән. Утырту материалының булган күләмнәре барлык республика урманчыларының ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә һәм аны күрше төбәкләргә сатарга мөмкинлек бирә.

Соңгы елларда урманнарга сакчыл караш проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен республика халкы урман утыртуга елдан-ел киңрәк җәлеп ителә. 2023 елда “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе, “Яшел Башкортстан” республика акциясе, “Урманны саклыйк” бөтенрусия акциясе кысаларында 5,3 миллион агач үсентесе утыртылган.

Һава шартларына бәйле рәвештә, Башкортстан урманчылары, апрель урталарыннан башлап, урман культуралары үсентеләрен утыртуга керешә. Хәзерге вакытта республика урман хуҗалыклары алда торган урман культуралары сезонына әзерлек эшләре алып бара: питомникларда һәм теплицаларда чәчү өчен орлыклар салына, утырту материалын консервацияләү, чәчүлекләрне ашлау өчен опилка кертү, кар салу эшләре башкарыла. Мондый процедуралар ярдәмендә үсентеләрнең грунтта шытучанлыгы, орлыкларның табигатьнең уңайсыз күренешләренә тотрыклылыгы арта.
Агымдагы елда төбәк урман хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында урманнарны яңадан тергезүнең 100 процент дәрәҗәсе күрсәткечен тәэмин итү бурычы тора. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында 2024 елда Башкортстан территориясендә урманнарны тергезү 15,2 мең гектар мәйданда башкарылачак, шул исәптән 6,2 мең гектарда ясалма урман тергезеләчәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: