Башкортстанда Агач йортлар төзелеше ассоциациясе оештырыла. Яңа оешманың максаты - Башкортстанның профильле кече һәм урта предприятиеләренең нәтиҗәле үсеше һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен шартлар булдыру.
Ассоциация агач йортлар, модульле каркас конструкцияләр, бизәү материаллары, тәрәзәләр һ.б. җитештерүчеләрне берләштерергә тиеш.
Профессиональ берләшмә шулай ук дәүләт һәм тармак вәкилләре, архитекторлар арасында туры диалог төзергә ярдәм итәчәк.
- Агачтан йортлар төзү күләме елдан-ел арта. Узган елда республикада 3,3 млн квадрат метрдан артык торак тапшырылган, шуларның 62%ы шәхси торак төзелешенә туры килә. "ИЖС" юнәлешен үстерергә планлаштырабыз, шул исәптән агач йортлар төзү мөмкинлеге исәбенә, — дип билгеләп үтте төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.
Фото: "СРК нацпроекты"