Аскын районының «Танып» шифаханәсе проектка керү өчен заявка биргән беренче оешма булды, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.
"Төбәктәге предприятиеләрнең үсеш алырга һәм нәтиҗәлерәк булырга омтылуы мактауга лаек. Башкортстанда туристлык өлкәсендәге 12 компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашу критерийларына туры килә. Моңа кунакханәләр һәм шифаханә-курорт оешмалары керә. Проект кысаларында Башкортстанның Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары бу компанияләргә туристларны урнаштыруны тизләтергә, хезмәт күрсәтү стандартларын арттырырга, чиратларны кыскартырга һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк", - дип белдерде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Шифаханә 2005 елда ачылган һәм 18 ел эшләү дәвамында туристлык тармагында лидер булып танылган. Учреждениенең хезмәтләре республикада гына түгел, ә Бөтенрусия «Здравница» форумында да билгеләп үтелә. Ул 11 юнәлеш буенча 200 процедура һәм дәвалау төрен тәкъдим итә.
Фото: башньюс