Социаль челтәрләрдәге үз битендә яңалык белән Башкортстан Башлыгы уртаклашты. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу эшләр белән параллель рәвештә ел саен үткәрелүче «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе башланачак.
Республикада быел 15 мең гектардан артык мәйданда урманнарны тергезу планлаштырылган. Ясалма урманны тергезү 6 мең гектарда башкарылачак. Сүз уңаеннан, нәкъ менә Башкортстанда ясалма урманны тергезү өлеше Русиядә иң югарыларның берсе, дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Гомумән алганда, 2019 елдан кисеп алынган агачларның яңа утыртылганнарына нисбәте 68 мең гектарга 77 мең.
фото: башньюс