+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Чит илләр башкорт балын үз итә

"Башкортстан продукты" проекты дипломанты - "Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге" Әзербайҗан Республикасына 1170 килограмм күләмендә балның беренче партиясен җибәргән. Бу хакта төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

Чит илләр башкорт балын үз итә
Чит илләр башкорт балын үз итә

Экспортка 3 төрле башкорт балы сайланган: юкә, көнбагыш һәм чәчәк балы.

- Республика җитештерүчеләренең чит илләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүе төбәгебез продукциясенә ихтыяҗ булуы һәм аларның югары сыйфаты турында сөйли, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев. - Элегрәк учреждение беренче тапкыр Сербия Республикасына перга җибәрүне оештырган иде.

Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сүзләренчә, Әзербайҗанга экспорт җибәрү структурасы шактый диверсификацияләнгән. Продукция китерү турында контракт агымдагы елның февралендә төзелгән. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә экспорт буенча куелган бурычны тормышка ашырырга мөмкин булды.

Исегезгә төшерәбез, экспорт Президент башлангычы белән гамәлгә кертелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: