2023 елда Башкортстанда яшәүче 1 104 кеше «Cанлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында «Санлы һөнәрләр» программасы буенча укуларын төгәлләде. Өстәмә IТ-белем алу өчен дәүләт сайлап алынган курс бәясенең 50дән 100 процентына кадәр ташламалар белән субсидияләде.
- Башкортстанда яшәүчеләрдән яңа IТ-һөнәрләр алу ихтыяҗы бик зур булды һәм 5 меңнән артык гариза тупланды. Төбәкләр арасында без иң активлар бишлегендә булдык. Әлбәттә, барысы да уку ахырына кадәр барып җитмәде, ә кемдер төрле сәбәпләр аркасында документлар биргәннән соң төшеп калды. Әмма проект нәтиҗәләре буенча без беләбез, 1 104 кеше уку финалына кадәр барып җитте? хәзер хезмәт базарына IТ-белгечләр арасында чыга һәм үз урыннарын алырга мөмкин, - диде республиканың дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.