-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Милләткә сөю - костюмнар аша

Бүген Башкортстанда Милли костюм көне билгеләнә.

Милләткә сөю - костюмнар аша
Милләткә сөю - костюмнар аша

Башкортстан татар конгрессының Дим бүлекчәсе әгъзалары, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә очрашып, аларны татар милли киемнәре тарихы белән таныштырды. Уфа шәһәренең 101нче мәктәбендә хезмәт дәресләрендә теккән калфаклардан күргәзмә эшләнде.

Бәйрәм 2020 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.

Бу бәйрәм, шулай ук, Башкортстанда Президент Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эш башкарылуының бер мисалы булып тора.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: