+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Милли кием - минем мирасым"

Уфада музыкаль кичәләр сезонын Милли костюм бәйрәме ачачак.

"Милли кием - минем мирасым"
"Милли кием - минем мирасым"


Уфаның Совет мәйданында музыкаль кичәләр сезоны ачыла. Һәр җомга һәм якшәмбе, 19 апрельдән башлап, артистлар, музыкантлар шәһәр халкын һәм кунакларын башкалабызның төп мәйданында чыгышлары белән сөендерәчәк. Мондый музыкаль кичәләрне үткәрү Уфа халкы өчен яраткан традициягә һәм шәһәргә килүчеләр өчен танылган брендка әверелә.

Ә музыкаль кичәләрне "Милли кием - минем мирасым" милли костюм бәйрәме ачачак, ул быел 19 апрельгә туры килә. Барлык халыкны һәм кунакларны уникаль милли костюмнарны, Башкортстан Республикасы халыкларының үзенчәлекле җырларын һәм биюләрен күрергә чакыралар. Чара 19.00 сәгатьтә башлана.

«Атайсал» мәдәни үзәге - Республика халык иҗаты үзәге, «Аманат» халык бию ансамбле, «Аваз» башкорт фольклор ансамбле, «Селтәр» башкорт костюмы студиясе, шулай ук Гөлназ Фәхертдинова, Айгиз Хашимов, Юнир Сәгынбаев, Ләйсән Юлбирдина һәм башкаларның чыгышлары көтелә.

"Милли кием - минем мирасым" бәйрәмен Президентыбыз Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге үткәрә.

Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: