-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халык өчен уңайлы да, нәтиҗәле дә

Караидел үзәк район дәваханәсендә яңа УЗИ аппараты кайтарылды.

Халык өчен уңайлы да, нәтиҗәле дә
Халык өчен уңайлы да, нәтиҗәле дә
Караидел үзәк район дәваханәсенә “УЗИ-Электрон” ультратавыш диагностика системасы кайтарылды.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды. Әлбәттә, яңа медицина җиһазлары кайтару — бөтен Караидел районында яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга. Чөнки хәзер чират кына кимемәячәк, ә авыл халкы өчен диагностика сыйфаты да сизелерлек артачак.
Төбәк медицина бүлегендә белдерүләренчә, җиде дистә ел дәвамында УЗИ төрле авыруларны диагностикалауда кулланыла. Бүгенге көндә УЗИ-аппараты — заманча һәм сыйфатлы медицинаның мәҗбүри атрибуты булып тора.
33 ел стажлы ультратавыш диагностикасы табибы Риф Салихов төрле аппаратларда эшләргә туры килүен, әмма бу яңа аппаратның башкалары белән чагыштырганда иң югары төгәллеккә һәм сизгерлеккә ия булуы аны аеруча сөендергәнен сөйләде. Ул ассызыклаганча, яңа җиһазлар күпкә функциональ һәм куллануда уңайлы да.

Фото: health.bashkortostan.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: