+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Укучылар табигатьне сакларга өйрәнә!

Башкортстанда Экология министрлыгы хезмәткәрләре Благовещен укучылары өчен фәһемле дәрес үткәрде.

Укучылар табигатьне сакларга өйрәнә!
Укучылар табигатьне сакларга өйрәнә!
Башкортстан Экология министрлыгының Уфа буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Благовещен шәһәренең 2нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары өчен республика территориясендә чүп-чарны аерым җыюны кертү буенча экологик дәрес үткәрделәр.
Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты таләпләренә туры китереп “Экологик грамоталылык атналыгы” акциясе кысаларында узды. Әлеге гомумдәүләт проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Русиянең уникаль флорасын һәм фаунасын саклауга юнәлтелгән.
Мәктәп укучыларына бу көнне калдыкларны икенчел куллану һәм аларны эшкәртү мөмкинлекләре турында кызыклы фильм күрсәттеләр. Балалар үз күзләре белән пластик, макулатура һәм пыяла мисалында калдыкларның үткән юлын күрделәр.
Уфа территориаль идарәсенең әйдәп баручы консультанты Гөлбәзир Йосыпова балаларга беренче чәчәкләрнең юкка чыгу сәбәпләре һәм бу чәчәкләрне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Аннары ул умырзаялар ясау буенча осталык дәресе үткәрде.
Малайлар һәм кызлар, үз куллары белән, салкын фарфор кулланып, гадәти булмаган умырзаялар ясады, соңыннан үзләре “җыйган” язгы чәчәк бәйләменә карап сокландылар. 4нче сыйныф укучылары эшне этаплап, бик сак һәм ашыкмыйча башкардылар. Чәчәкләр чагу һәм матур килеп чыкты.
Гөлбәзир Йосыпова фикеренчә, чара бик фәһемле булды, чөнки балалар үз тәэсирләре белән теләп уртаклашты, осталык дәресендә актив катнаштылар һәм күп сораулар бирделәр. Укучыларның мондый актив тормыш позициясе экологларны бик сөендерде.

Фото: ecology.bashkortostan.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: