Караидел районының Магинск авылында тиздән яңа амбулатория ачылачак. Медицина объекты "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Төбәкнең беренчел звеносын яңарту" программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Яңа амбулатория медицина ярдәме күрсәтү стандартларына җавап бирүче корылмалар белән җиһзландырылган: көндезге дәвалану палатасы, стериль материалларны саклау, персонал бүлмәсе, гардероб, процедура һәм прививка һәм башка мөһим кабинетлар бар.
Мең ярым кеше яшәүче Магинск авылы халкы сәламәтлеге сагында терапевт, педиатр һәм теш табибы торачак. Алар авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтәчәк.
Фото: Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.