+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Туристлар Башкортстан белән кызыксына

Былтыр туризм өлкәсендә халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округында 4нче урынны алды, гомум сумма 15,8 миллиард сум тәшкил итте.

Туристлар Башкортстан белән кызыксына
Туристлар Башкортстан белән кызыксына

2024 елның гыйнвар-февралендә Башкортстан Республикасында туризм өлкәсендә халыкка 2,2 миллиард сумлык түләүле хезмәтләр күрсәтелгән, бу 2023 елның шул ук күрсәткеченнән 20 процентка югарырак.

- Түләүле хезмәтләр үсеше туризм үсеше дәрәҗәсен һәм төбәкнең кунакчыллык индустриясен чагылдыра. Бу өлкәләр актив үсеш алган Башкортстан кунаклар өчен тагын да кызыклырак була бара. Безнең өчен Башкортстанга сәяхәт кызыклы гына түгел, ә барлык категория туристлар өчен дә уңайлы булуы мөһим, - диде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Исегезгә төшерәбез, "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: