22 апрельдә Венгрия милли театрының төп сәхнәсендә башкорт театры артистлары Айрат Абушахманов куелышында Мәҗит Гафуринең "Кара йөзләр" спектаклен күрсәтте.
Тамашачылар безнең артистларны озак һәм кайнар алкышлады. Ахырда традицион матбугат конференциясе узды. Театр һәм аның баш режиссеры Айрат Әхтәм улы адресына бик күп яхшы сүзләр әйтелде.
Башкорт дәүләт академия драма театрының фестиваль сәфәре ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.
Фото: culture.bashkortostan.ru