Исегезгә төшерәбез, Шакша күперен капиталь ремонтлау илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
- Объектта 70ләп кеше эшли. Авыр төзелеш техникасы кулланыла. Эшләр тәүлек әйләнәсе алып барыла, - дип билгеләп үтте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Министр сүзләренчә, агымдагы елның июнендә күпернең бер өлешендә эшләрне төгәлләү, шулай ук икенче ягында транспорт хәрәкәтен ябып, корылманың икенче яртысын ремонтлауга керешү планлаштырыла. Ә барлык эшләрне киләсе елда тәмамлау каралган.
Фото: pravitelstvorb.ru